World News in Tatar

Татарстан Гидрометеорология үзәге БРИКС саммиты көннәренә һава торышын фаразлады

Татарстанда БРИКС саммитын уздыру көннәрендә һәм якындагы декадада температура фоны нормадан өч градуска югарырак була. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Татарстан якын көннәрдә элеккечә үзәге төньяктарак урнашкан циклонның җылы секторында була. Төнлә җитди явым-төшем фаразланмый. Көндез бераз яңгыр ява, җил булу ихтимал. Якындагы көннәрдә кар яву көтелми. Төнге һәм көндезге температура плюс тамгалы була», - диде ул.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 22 октябрьдә төнлә җитди явым-төшем көтелми. Көндез исә, атмосфера фронты якынлашу белән, урыны белән бераз яңгыр ява һәм җил секундына 15 метрга кадәр көчәя. Температура төнлә 0..+5 градус була, ә көндез +9..+11 градуска кадәр күтәрелә.

23-24 октябрьдә республика шулай ук төньяк циклон йогынтысында була. 23 октябрь урыны белән бераз яңгыр ява, температура төнлә +3..+8 градус, көндез +8..+13 градус була.

«Температура фоны югары була. Нормадан югарырак», - диде Гоголь.

24 октябрьдә Татарстан территориясе атмосфера фронты зонасына эләгә – бөтен республикада яңгыр явачак, шулай ук секундына 15-18 метрга кадәр тизлек белән көнбатыштан исүче җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +6..+11 градус була.

«24 октябрьдә яңгыр шактый көчле була һәм бөтен республикада ява. Көчле җил күзәтеләчәк», - дип кисәтте Гоголь.

Читайте на сайте