Азнакайда терлекчелек буенча зона семинары узды
Азнакайда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашында зона семинары үтте. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш – Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск, Чирмешән, Баулы районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринарлар катнашты.
Кунаклар башта район-шәһәр Мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәләрне карадылар. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен төрле җиһазлар, җайланмалар җитештерүчеләр, заманча технологияләр тәкъдим итүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән таныштырдылар, диелә хәбәрдә.