World News in Tatar

Азнакай һәм Чистайда туристлык салымы кертергә җыеналар

Азнакайда һәм Чистай районындагы алты авыл җирлегендә киләсе елдан туристлык салымы кертергә мөмкиннәр. Документлар коррупциягә каршы экспертиза уза.

Мондый карар кабул ителгән очракта Азнакайда 2025 елдан 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Әлеге ставка биш ел дәвамында саклана.

Авыл җирлекләрендә исә ставка 2025 елда 1 процентны тәшкил итә, ә аннары 2029 елга кадәр ел саен 1 процентка арта барачак. Чистай районында туристлык салымын Татар Ялтаны, Татар Баганалысы, Булдырь, Гаделша, Түбән Кондрата, Чистай Выселкасы авыл җирлекләрендә кертергә планлаштыралар.

Элегрәк Казанда 2025 елдан туристлык салымы кертү планнары турында хәбәр ителгән иде. ТР башкаласы хакимияте туристлардан 150 миллион сумнан артык акча җыярга өметләнә. Киләсе елдан мондый салымны шулай ук Болгарда кертергә мөмкиннәр. Ике шәһәрдә дә туристлардан салымны 1 процент күләмендә түләтергә җыеналар. ТР кунакханәләр ассоциациясендә исә Казанда туристлык салымы кертү идеясен хупламадылар.

Читайте на 123ru.net