Төмәндә агачтан җиһазлар ясаучы һәм имам-хатыйб Мансур Сөләйманов юбилен бәйрәм итә
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Агачка җан өрүче оста һәм имам-хатыйб» дигән язмасы чыкты.
Вагай районындагы Юрмы авылыннан 5 чакрым ераклыкта, төз, биек наратлар арасына кереп урнашкан Әшле авылы үзенең саф һавасы, матур һәм бай табигате белән һәркемнең күңелен әсир итеп, гомергә мәхәббәтен яулый. Аның озын, киң урамнарының ике ягында тезелеп торган заманча зур йортлары, авыл яныннан бормалана-бармалана агып яткан елгасы, күлләрендә йөзгән сары табан балыгы, чумып уйнаган үрдәк-казлары, сазлыкларында түшәлеп яткан мүк җиләге, урманындагы кара җиләк, нарат җиләге, күк җиләк, кура җиләге, җир җиләге, карлыганы, бөрлегәне, гөмбәсе... Табигатьнең мондый мул байлыгы белән тагы кайсы авыл мактана ала соң?
Менә шул авылда туып-үскән бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәп заказлар белән агачтан бизәкле баскычлар, заманча матур җиһазлар, ишек-тәрәзәләр, тәрәзә йөзлекләре ясаучы кул остасы Мансур Сөләйманов. Аның эшен бәяләр өчен Ямбай, Каскара, Вагай районы, Тугыз авыл мәчетләре мөнбәрләрен күрү дә җитә. Ә инде яшәгән йортын, эчендәге имән агачыннан бизәкләп ясаган йокы бүлмәсе, аш-су бүлмәсе җиһазларының, мансардага күтәрелә торган баскычны, ишекләрне күргәч, «итексез итекче» мәкале Мансур Мөнир улына һич тә кагылмаганын аңлыйсың.
Мансур Сөләйманов 1964 нче елда Мөнирә һәм Мөнир Сөләймановларның күп балалы гаиләсендә туа. Балачактан оста рәсем ясый, белем алырга теләге зур була, 1972 елда авыл мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 4-8 нче сыйныфларны Юрмы сигезьеллык мәктәбендә укый, урта белемне Заречный мәктәбендә ала.
Гаиләдә өченче бала буларак, ул кечкенәдән үк әти-әнисенә ярдәм итә, хуҗалыктагы бар эш, кечеләрнең иминлеге дә зурлар җаваплылыгында була. Мансур Мөнир улының балачактан табигый эшмәкәрлек сәләте була. 1960-1970 елларда район үзәгеннән авылларга чүпрәк, сөяк, йон, тире, кәгазь җыючылар килеп йөргәннәр. Татар авылларында да аларны «заготовитель» дип атаганнар. Һәр җирдә олылар гына түгел, балалар да дүрт күз белән көтеп алганнар. Һәркем җыеп, әзерләгән әйберләрен аңа тапшырып, азмы-күпме керем ясаган. Мансур Мөнир улы да хайван сөякләре тапшырып, үзенә кәнфит-прәннеклек кенә түгел, гаиләгә күпмедер акча алып кайткан.
Уйладымы икән шул чакта ул бу шөгыленең киләчәк тормышында мөһим роль уйнаячагын? Юктыр. Чөнки ул рәссам булырга хыялланган. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, Төмән сәнгать училищесына укырга керергә тели. Ләкин махсус әзерлеге булмаган авыл егетенә ул уку йортына юл ябык була.
Вакытын бушка уздырмас өчен, Төмән шәһәренең 30 нчы һөнәри училищесына укырга кереп, радиомеханик дипломын алып чыга. 1984-1986 елларда армиядә хезмәт итеп кайткач, үҗәт егет Төмән сәнгать училищесына укырга кереп, 1990 елда «рәссам-бизәүче» белгечлеге алып чыга. Студент чагында ул, 1988 елда, авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүче Хатифә Шәфкать кызы белән гаилә корып өлгерә. Кулына таныклык алгач, гаилә башлыгы бер үк вакытта берничә фирмада рәссам-бизәүче булып эшләп хезмәт юлын башлап җибәрә.
Еллар узгач, гаиләләренә ямь өстәп, уллары Айдар белән кызлары Руслана туалар. Үзгәртеп кору чоры башланып, оешмаларның күбесе таркалып, хезмәт хакын еллап ала алмыйча интегеп яшәгән вакытта Мансур Мөнир улының балачак шөгыле ярдәмгә килә. Ул төрле кооператив оешмаларда балта остасы булып эшләп, гаиләсен карый.
Аннары 2007 нче елда ишек алдында остаханә корып, үзенең шәхси оешмасын булдыра. Биредә ул иртәдән төнгә хәтле кыйммәтле агачлардан төрле җиһазлар ясап, сату эшенә күчә. Бу эшкә ул бөтен җанын, күңелен биреп эшли. Ата бу һөнәрне улы Айдарга да өйрәтә, бергәләп заказлар да ясыйлар алар. Әмма Айдар зурайгач, язмышын дәүләт автоинспекциясе инспекторы һөнәре белән бәйли.
Кызганычка каршы, 2023 елда Мансур Мөнир улы, төрле сәбәпләр аркылы, остаханәсен ябарга мәҗбүр була. Әмма оста җансыз агачка җан өрү эше белән генә шөгыльләнмәгән. Ул җанына рәхәтлек, тынычлык эзләп, Аллаһы Тәгаләгә якынаю теләге белән 2015 елда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм 2019 елда бу дини уку йортын уңышлы тәмамлап, «имам-хатыйб» исеменә ия була.
Мансур Мөнир улының башкарган һәр эшен, теләген хуплап, дәртләнеп эшләргә илһамландырып торучы тормыш иптәше - Хәтифә Шәфкать кызы. Ул 29 ел экономист булып эшли. Кызлары Руслана дизайн һөнәрен сайлап, уңышлы гына укып йөри. Тормышларына ямь өстәп оныклары Аделина үсә.
Бу көннәрдә Мансур Мөнир улының юбилейлы туган көне уңаеннан, алар күпсанлы туганнарын җыеп, хәтем ашы уздырдылар.