World News in Tatar

Хөснуллин: Казан - торакны файдалануга тапшыру, юллар төзү буенча лидер

Татарстан башкаласы торакны файдалануга тапшыру буенча лидер булып тора, шул исәптән биредә яңа юллар төзелү буенча да. Бу хакта видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин республикада өч юл объекты ачылышында видеоэлемтә аша белдерде.

Казанда Горький шоссесын реконструкцияләү төгәлләнде, «Зур Яшел Үзән»дә яңа дүрт полосалы юл төзелде, ә Югары Ослан районында Иннополис янындагы М7 «Идел» трассасының 10 километрлы участогы реконструкцияләнде.

«Алар <...> торак төзелеше үсеш алсын өчен төзелгән. Казан агломерациясендә генә дә якынча 1,5 миллион кеше яши. Бу юл объектларын ачу - Казан агломерациясе үсешендә тагын бер мөһим адым», - диде вице-премьер.

Хөснуллин сүзләренчә, Казан агломерацияләр юл челтәренең кимендә 85 процентын норматив хәлгә китерү белән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты күрсәткечен арттырып үтәде. Ә Татарстанда төбәк юлларында норматив халәтнең күрсәткече 50 процентка арткан. Ул 52 процентка җитте.

«Илкүләм проект кысаларында Зур Казан боҗрасы үсеше гамәлгә ашырылды, Вознесение трактының беренче этабы төзелде, икенче этапның тәмамлануын көтәбез», — дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Ул искәрткәнчә, «Көнбатыш — Көнчыгыш» һәм «Төньяк — Көньяк» халыкара коридорларын үстерү буенча эшләр дәвам итә. «Чаллы шәһәрен, Оренбург трактындагы Сокура бистәсен әйләнеп узу юлын көтәбез. Бу «Европа-Көнбатыш Кытай» проекты кысаларында», - дип билгеләп үтте Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстан һәрвакыт Россиянең иң зур сәүдә һәм транспорт хабы булды.

«Һәм менә бүген без илебез, бу егәрлекле транспорт узелы үсешенә чираттагы өлешне кертәбез. Якын арада федераль әһәмияткә ия булган Шәле-Баулы, Чаллыны урап узу юлы ачылыр дип өметләнәбез. Уфа һәм Екатеринбург белән алга таба элемтә тәэмин ителгән», – дип белдерде вице-премьер.

Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинның даими ярдәме, төбәкләр һәм министрлыклар белән оператив эше нәтиҗәсендә мондый уңышка ирешелде, дип өстәде.

Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «барлык проектларны гамәлгә ашыруда системалы якын килүе һәм шәхси контроле» өчен рәхмәт белдерде. «Сез атна саен объектларны контрольдә тотасыз, шәхсән үзегез барасыз. Шуның нәтиҗәсендә билгеләнгән барлык объектлар да вакытында һәм тиешле сыйфат белән барлыкка килә», - дип мөрәҗәгать итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары республика җитәкчесенә.

Читайте на 123ru.net