Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысын»да биш баланың хыялын тормышка ашырачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм үсмерләрнең яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Бу хакта республика Рәисе үзенең Телеграм-каналында сөйләде.
Республика җитәкчесе Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының XIX съезды башланганчы Яңа ел чыршысында балаларның нәрсә теләвен аңлатты. «Әмир белән Самираның әтисе - Лениногорскидан махсус операция катнашучысы. Балалар велосипед турында хыяллана. Казаннан Владислав космосны өйрәнергә ярата һәм бүләккә интерактив глобус аласы килә. Яшел Үзәннән Камилланың теләге — Никулин циркы тамашасын карау, ә аның энесе футбол бутсылары алырга тели», – диде ул.
«Бик кирәкле акция! Балаларны сөендерү өчен яхшы мөмкинлек. Барлык теләкләрне якын арада үтәрбез!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Теләкләр чыршысы» акциясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки инвалид булган 3-17 яшьлек балалар, шулай ук махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрендә (һәлак булган хәрбиләрнең дә) балалары катнаша ала. Бу хакта тулырак «Елка желаний.РФ» сайтында белергә була. Быел Россия Президенты Владимир Путин «Теләкләр чыршысы» акциясендә өч баланың хыялын тормышка ашырачак.