World News in Tatar

Путин – «Татар-информ»га: БРИКС – Көнбатышка каршы тору коралы түгел

БРИКС берләшмәсе кемгә дә булса каршы тору коралы түгел. Ул берләшмәдә катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен кирәк. «Татар-информ» соравына җавап биргәндә, Россия Президенты Владимир Путин шундый фикерләр белән уртаклашты.

«БРИКС каршы тору коралы түгел. Оешма катнашучы илләр мәнфәгатьләре өчен эшли. Әмма берләшмә тиз үсә, күп кенә дәүләтләр кызыксыну белдерә. Чөнки эш бер-береңнең мәнәфәгатьләрен хөрмәт итүгә корыла, ә барлык карарлар да консенсус белән кабул ителә», – дип җавап бирде дәүләт башлыгы агентлык соравына.

Берләшмәдәге илләрне зурга һәм кечкенәгә, аз яки нык үскәнгә бүлмиләр. Алар үсеш максатларында мәнфәгатьләр буенча берләшә.

Читайте на 123ru.net