World News in Tatar

Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар Дәүләт хезмәтләренә үтеп керә торган ике ысулны атады

Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар акча урлау нияте белән россиялеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына керү өчен куллана торган яңа ике схема турында сөйләде.

ТАСС хәбәр иткәнчә, мошенниклар корбаннарына элемтә операторы исеменнән шалтырата һәм абонент номерына хезмәт күрсәтүгә килешүне озайту өчен смс-хаттагы кодны хәбәр итүне сорый.

Чынлыкта исә бу код Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керү өчен кирәк. Кодны алгач, мошенниклар порталдагы шәхси кабинетка керә һәм парольне үзгәртә.

Алар шәхси кабинет аша кемдер кредитлар алмакчы һәм акча урламакчы була, шуңа күрә акчаларны ашыгыч рәвештә коткарырга һәм «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип ышандыра башлый.

Тагын бер киң таралган схема – абонент номерын яңадан чыгару юлы белән акча урлау.

Схема нигезендә, ЕСИАдагы хисап язмасына бәйләнгән номер (хуҗасы кулланмый башлаган һәм элемтә операторы яңадан бирү өчен номер дип билгеләгән) ачыклана.

Әлеге номер яңа хуҗа исеменә теркәлә. Шуннан соң Дәүләт хезмәтләре порталы сайтында бер тапкыр кулланыла торган код язу юлы белән хисап язмасына пароль яңадан булдырыла.

Мондый схема кулланылган очракта хисап язмасының законлы хуҗасы аның шәхси кабинетына кемдер кергәнне сизмәячәк, чөнки пароль алышынганда кушымтада аккаунтка керү мөмкинлеге блокланмый.

Шул рәвешле, ЕСИА хисап язмасына керү мөмкинлегеннән файдаланып, мошенниклар онлайн-микрозаймнар алу өчен микрофинанс оешмаларына гаризалар җибәрә.

Читайте на 123ru.net