World News in Tatar

Россия Гвардиясенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты булды

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәровка полиция генерал-лейтенанты махсус исеме бирелде. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

«Гомәров Рөстәм Фәрит улына полиция генерал-лейтенанты махсус исемен бирергә», — диелгән документта.

Моннан тыш, дәрәҗәле исемгә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Дамир Сатретдинов лаек булды. Дәүләт башлыгы карары хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Читайте на сайте