World News in Tatar

Татарстанда томан һәм -28 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә, 22 февральдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы аязганда -25..-28 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Казанда да томан булуы ихтимал.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда -27 градуска кадәр салкын көтелә.

Читайте на сайте