World News in Tatar

Чаллыда эшченең үлеменнән соң җинаять эше кузгаттылар

Чаллыда торбаларны сүткәндә эшче үлеменнән соң җинаять эше кузгаттылар. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чаллыда эшченең үлеме факты буенча «төзелеш эшләрен алып барганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча эш кузгатылды», – диелә хәбәрдә.

Фаҗига кичә көндез була. Чаллыда оешмаларның берсендә торбаларны демонтажлау вакытында су бәргән, эшче тәрәзәгә таянган, ул аның авырлыгын тотып тора алмаган. Нәтиҗәдә ир-ат 5-6 метр биеклектән егылып төшә, җитди җәрәхәтләр ала һәм үлә.

Читайте на сайте