World News in Tatar

Чаллыда ир-ат исерек килеш күршесен кыйнап үтергән

Кичә кич Чаллыда Гадел Кутуй урамындагы бер йортның подъездында 54 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның тәнендә кыйнау эзләре ачыкланган.

Хокук саклау органнары ир-атның 51 яшьлек күршесен тоткарлаган.

Ир-атларның бергә эчеп утырганы һәм ачуланышканы ачыкланган. Тоткарланган ир-ат күршесен кыйнаган, ә аннары танышы белән бергә мәетне подъездга чыгарып куйган.

«Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җитди зыян салып, саксызлык сәбәпле үлемгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Читайте на сайте