Казанда ишегалдында уйнап йөргән 6 яшьлек кызны машина бәрдергән – ул хастаханәдә
Казанда Рәшит Нәҗметдинов урамында №11к3 йорты ишегалдында Skoda йөртүчесе берүзе уйнап йөргән 6 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Машина йөртүче сүзләренчә, кыз юлга кисәк йөгереп чыккан һәм ул тормозга басып өлгермәгән.
Кызның башы яраланган һәм балтыр-табан буыны имгәнгән. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.