World News in Tatar

Казан янында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте аркасында күп километрлы бөке җыелган

М7 трассасының Новоникольское авылы янындагы участогында фура катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә юлның әлеге участогында өч километрлык бөке барлыкка килгән. Бу хакта «Яндекс.карта» сервисы мәгълүматларыннан күренә.

Социаль челтәрләрдәге кадрларга караганда, зур йөк машинасы юл кырыена чыккан, шул ук вакытта киртәне зарарлаган. Зыян күрүчеләр юк.

Читайте на сайте