World News in Tatar

Коткаручылар Иделдә батып үлгән олы яшьтәге балыкчының гәүдәсен тапкан

Тәтештә балыкчылар Идел елгасында балык тоту кирәк-яракларын күргәннәр. Бу урында көчле агым булганга, шаһитлар якынрак килә алмаган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, килгән коткаручылар ярдан 300 метр ераклыкта 78 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгарган, аны ярга китергәннәр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Читайте на сайте