World News in Tatar

Теләчедә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

26 декабрьдә Теләченең үзәк ял паркында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин бәйрәмгә килүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, киләсе елда да яхшы укуларын, чараларда катнашуларын һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.

Котлаулардан соң балалар күңелле конкурсларда катнашып, җырлап-биеп, күңелле ял итте.

Бәйрәмгә килүчеләргә Убырлы, Емеля, Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы театральләшкән тамаша тәкъдим ителде.

Читайте на сайте