World News in Tatar

Чаллыда 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең 2025 елгы эшенә йомгак ясады. Төзелеш тармагы югары темпларны саклый: 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган, еллык план үтәләчәк. Квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен КАМАЗ микрорайонында аренда йортлары төзү дәвам итә.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү юнәлешендә системалы эш алып барыла. Исемлектә 9 514 гаилә, шулар арасыннан 4 365 гаилә җир кишәрлеге алган, тагын 5 149 гаилә җир бирүне көтә.

Төзелеш һәм шәһәр мохитен яхшырту өлкәсендә ел дәвамында төп проектлар гамәлгә ашырылган:

  • КАМАЗ микрорайонында 78/02 номерлы аренда йорты ачылган;
  • 79 ишегалды ремонтланган;
  • йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлау төгәлләнгән;
  • 5нче Кама күппрофильле хастаханәсенең яңа стационарын төзүгә әзерлек бара;
  • курчак театрын ремонтлау төгәлләнгән;
  • Балалар сәнгать мәктәбе ремонтланган;
  • Мәләкәс аръягында 39нчы номерлы яңа мәктәп ачылган;
  • ике мәктәпкә һәм җиде азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган; «Орион» яшьләр үзәге ремонтланган;
  • биш юл ремонтланган: Яшьлек проспекты, Магистраль, Орловская, Маршал Жуков урамнары, Боровецк күпере;
  • «Яр буе» паркын һәм Фикрәт Табиев яр буен төзекләндерү дәвам итә;
  • су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренә капиталь ремонт ясалган.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу чаралар шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм Чаллы халкы өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән.

Читайте на сайте