Апастан махсус операция хәрбиенең улы «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашты
Апастан кечкенә Илдан Галиевның Яңа ел теләге чынга ашты. Аңа «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырылды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.
Илданның әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул, контракт төзеп, илебезне якларга киткән.
Бүләкне малайга бүген район башлыгы Айрат Җиһаншин Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә алып килгән.
«Теләкләр чыршысы» акциясен күргәч, катнашырга булдык. Улыбыз акыллы колонка теләгән иде. Яңа ел алдыннан, могҗизага ышанып, без дә хыялларны тормышка ашырып карарга булдык. Махсус хәрби операция катнашучысы баласы буларак, акциядә бәхетебезне сынап карадык», - дигән Илданның әнисе Лениза Галиева.
Илдан буләккә чын күңелдән сөенде, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләде һәм рәхмәт әйтте, диелә хәбәрдә.