World News in Tatar

Сарман районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгын чыккан, 64 яшьлек ир-ат үлгән

Татарстанның Сарман районында тәмәке тартканда сак булмау сәбәпле чыккан янгында 64 яшьлек ир‑ат һәлак булган. Янгын Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендәге дүрт катлы йортның беренче катындагы ике бүлмәле фатирда чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә фатирны ут чолгап алган булган. Янгынны сүндергәндә йокы бүлмәсендә фатир хуҗасының мәете табылган.

Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булган.

Читайте на сайте