Татарстанда физика һәм математика укытучылары өчен грантлар санын арттырдылар
Татарстанда физика, математика һәм информатика педагогларына грантлар саны 350 дән 430 га кадәр арттырылды.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Элегрәк ул коррупциягә каршы экспертиза узган иде.
Физика-математика профиле укытучылары арасында грантлар алучылар саны элеккеге 100 дән 130 га кадәр, ә педагоглар – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре арасында 100 дән 200 гә кадәр артты.
Шул ук вакытта физика-математика профилендәге яшь укытучылар арасында ярдәм алучылар саны 150 дән 100 гә кадәр кимеде.
Грант түләүләренең күләме үзгәрешсез кала: 344 828 сум – физика-математика профиле укытучылары өчен, 275 862 сум – тиешле профильдәге яшь педагоглар өчен, 103 448 сум – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен.
Физика, математика һәм информатика педагогларына түләүләр күләме узган елның көз башында арттырылган иде.