Иртәгә Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү өчен 18 пункт ачыла
Татарстан башкаласында ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча «Эх, чыршысы» акциясе башлана. Яңа ел чыршысын казанлылар 13 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр эшләячәк 18 кабул итү пунктына тапшыра ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыршыларны ылыслы агачларны җыю нокталарына тәүлек буе тапшырырга мөмкин. Акция һәм кабул итү нокталары турында тулырак мәгълүматны чараны оештыручының телеграм-ботында белергә була.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте чыршылар физик затлардан гына кабул ителә, дип искәртә. Агачларда мишуралар, ясалма кар һәм башка төр бизәү әйберләре булмаска тиеш.
Исегезгә төшерәбез, беренче акция 2024 елда уздырылган иде. Узган елның гыйнвар аенда казанлылар өч меңнән артык агач тапшырган. Чыршыларны эшкәрткәннән соң, аларны шәһәр халкына шәхси участокларда куллану өчен биргәннәр.
«Эх, чыршысы» акциясен Казан мэриясе һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы белән бергә «Чиста Уеннар – Татарстан» проекты оештыра.