Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренең функцияләрен үзгәртергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов мәктәпләрдә сыйныф җитәкчесе вазыйфасын үзгәртергә – аларга остаз статусын беркетергә һәм предмет йөкләнешеннән азат итәргә тәкъдим итте. Депутат РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм РФ Хезмәт министры Антон Котяковка тиешле мөрәҗәгатьләр юллады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге үзгәрешләр мәктәпнең тәрбияви потенциалын көчәйтү өчен кирәк, моннан тыш, алар мөмкин булган кризислы ситуацияләрне булдырмауда ярдәм итү өчен өстәмә ресурс булдыруга юнәлдерелгән.
Дәүләт Думасы вице-спикеры фикеренчә, бу укытучыларның эш вакыты укучылар белән эшләүгә, тематик чаралар аша тәрбия процессын оештыруга, укучыларның психологик халәтен мониторинглауга, шулай ук ата-аналар белән тыгыз элемтәгә багышланырга тиеш.
Сыйныф җитәкчесе функционалын үзгәртү аңа сыйныфта сәламәт микроклимат формалаштыруга һәм буллинг профилактикасына игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк, дип күрсәтелә мөрәҗәгатьтә.
Бу чара милләтнең социаль капиталын ныгытуга озак вакытлы өлеш кертәчәк, дип ассызыклады парламентарий.