World News in Tatar

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләре контрактниклары өчен кайнар элемтә ачылды

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт имзаларга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә ачты, аңа 117 номерына шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин.

Татарстанда хәзерге вакытта Пилотсыз системалар гаскәрләренә актив рәвештә кандидатлар җыялар. Бу төр гаскәрләргә контракт билгеле бер срокка төзелә, ул тәмамлангач, хәрби хезмәткәр яңа контракт төзергә карар кылмаса, аны гаскәрләрдән җибәрәләр.

Фото: © «Татар-информ»

«117 номерына шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып, кандидат контрактның ничек төзелүе, яше, сәламәтлеге буенча нинди чикләүләр булуы турында белгеч консультациясен алырга мөмкин. Нинди белем һәм документлар кирәклеге турында да мәгълүмат бирелә. Контакт үзәге белгече кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә икәнен билгели. Кирәк булганда шалтыратуны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты белгечләренә күчерәчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасында 117 кайнар элемтә телефоны җитәкчесе Лилия Иванова.

Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килсә, аның турында мәгълүматлар сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырылачак.

Бу төр гаскәрләрне оештыру турында 21 ноябрьдә полковник Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте.

Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә.

Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә узачак.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар - бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте