Депутатлар йорт хайваннарын үрчетүнең бердәм кагыйдәләре турында закон проектын караячак
Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты йорт хайваннарын үрчетүнең бердәм кагыйдәләрен кертә торган закон проектын беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Комитет бәяләмәсендә Дәүләт Думасына «хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган федераль закон проектын карарга кирәк диелә.
Закон проекты Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина җитәкчелегендәге депутатлар төркеме тарафыннан узган елның декабрендә кертелгән иде. Документ хайваннарны үрчетү өлкәсендәге төп төшенчәләрне, шул исәптән «хайваннарны үрчетүче», «хайваннарны үрчетү», «килеп чыгышы турында таныклык» һәм «килеп чыгышы турында документ» терминнарын ачыклый.
Проект бердәм федераль коммерциячел булмаган оешма төзүне күздә тота, ул һәр төр хайван буенча үрчетүчеләр реестрын алып барачак, үрчетү тәртибен билгеләячәк, белгечләрне өйрәтәчәк, күргәзмәләр оештырачак һәм токымнарны популярлаштырачак, шулай ук стандартларның үтәлешен тикшереп торачак.
Моннан тыш, закон проекты токымнарны яхшырту, нәселне фәнни һәм хезмәт максатларында куллану, шулай ук йорт хайваннарын шәхси тоту өчен үрчетү максатларын классификацияләүне кертә. Хайваннар яжа хуҗаларга тапшырылганда аларның килеп чыгышы турындагы документлар бирелергә тиеш, ә бу документлар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланачак.