World News in Tatar

Дәүләт автоинспекциясе Казанда 18 яшьлек курьер һәлак булган авариянең видеосын күрсәтте

Дәүләт автоинспекциясе кичә кич Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосын урнаштырды. Элегрәк «Татар-информ» авария нәтиҗәсендә «Яндекс.Еда» заказлар китерү хезмәте курьеры һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.

Видеодан аңлашылганча, электросамокаттагы курьер егет светофорның кызыл сигналы янганда юл аша чыккан һәм юлда машиналар булуга игътибар итмәгән. Ул юлда килеп чыкканда инде автомобильне туктату мөмкин булмаган.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары нигезендә, егет ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Аңа 18 яшь булган. Ул Казанның Киров районында яшәгән.

«Татар-информ» Jetour автомобиленең 14 ел машина йөртү стажы булган 38 яшьлек йөртүчесе светофорның кызыл сигналы янганда электровелосипедта юл аша чыгып барган курьерны бәрдергән, дип язды.

Читайте на сайте