World News in Tatar

Казандагы Кремль дамбасында берничә машина бәрелешкән

Кремль дамбасында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га шаһитлар.

Юл-транспорт һәлакәте күпер башында, Кремльдән Декабристлар урамына кадәр булган юнәлештә килеп чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, биш автомобиль бәрелешкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Хәзерге вакытта күпердә тоткарлыклар да күзәтелми.

Читайте на сайте