Бүген Татарстанда кар, буран һәм бозлавык көтелә
Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.
Төнлә минималь температура -5..-10 градус тәшкил итте, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градусны күрсәтәчәк, кичкә республиканың көнбатышында һава температурасы -5..-10 градуска кадәр түбәнәя. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана.