Казанның Зорге урамында авария сәбәпле 4 күп фатирлы йорт, балалар бакчасы сусыз калган
Татарстан башкаласының Идел буе районында суүткәргечтә авария булу сәбәпле дүрт күп фатирлы йорт һәм бер социаль объект сусыз калган. Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итә.
Авария Рихард Зорге урамындагы 113нче йорт янында 1980 елда төзелгән 300 миллиметр диаметрлы суүткәргечтә булган.
Нәтиҗәдә, 242нче балалар бакчасында (Комиссар Габишев урамы, 1а) һәм Комиссар Габишев урамы, 5; Рихард Зорге урамы, 109, 111 һәм 113 адреслары буенча урнашкан күп фатирлы йортларда су белән тәэмин итү туктатылган.
Хәзерге вакытта су тутырылган автоцистерна Зорге урамындагы 109нчы йорт янында урнашкан.
«Белгечләр җир эшләрен башкарачак, тишелгән урынны ачыклаячак һәм авария нәтиҗәләрен бетерүгә керешәчәк», – дип аңлаттылар предприятиедә, эшләрне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау өчен бөтен көчне куярга вәгъдә биреп.