World News in Tatar

Хөкемдар Илшат Гарипов: Көрәшне күңеле белән аңламаган хөкемдар зур дәрәҗәгә ирешә алмый

«Хөкемдарлык вазифасын инде дүрт еллап башкарам. Беренче тапкыр балалар арасында узган Татарстан чемпионатында хөкемдар булган идем. Бик теләп башкарган эшем, күңел биреп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип яшим.

Хөкемдарлык эше җиңел түгел, кырыйдан караганда гына бик җиңел булып күренә ул. «Балл бирәсең дә, бетте», – ди инде кеше. Беренчедән үз-үзеңне кулда тота белергә кирәк. Барыбыз да белә: төрле очраклар була, тренерларның да, көрәшчеләрнең дә кызып китә торган гадәтләре бар, еш кына кырыйдан кычкырып, «өйрәтеп» торалар. Менә аларга бирешмәсәң, артык игътибар итмәсәң, үзеңне тыныч тота алсаң, эшең барып чыгачак.

Көрәшне аңламасаң, тоемламасаң хөкемдарлык итә алмыйсың. Әгәр үзең көрәшче булсаң, күпкә җиңелрәк, барлык хәрәкәтләрне дә аңлыйсың. Көрәшне күңеле белән аңламаган хөкемдар зур дәрәҗәләргә ирешә ала дип уйламыйм», – ди ул.

Хөкемдар Илшат Гарипов белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләшкән.

  • Хөкемдар Илшат Гарипов: «Көрәштә келәмгә чыккач, дусларың калырга тиеш түгел»

Читайте на сайте