World News in Tatar

Татарстанда һәр 32 нче кеше онкологик авыру буенча исәптә тора

Татарстанда һәр 32 нче кеше онкологик авыру буенча исәптә тора. 2025 елда авыру күрсәткечләре 2023, 2024 елгы нәтиҗәләрне дә узып киткән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов әйтте.

2025 елның 31 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 127 мең 324 кешедә яман чир теркәлгән. «Татарстан тарихында беренче тапкыр онкология буенча рекорд күрсәткечкә чыктык – 20 мең 344 кешедә яман чир ачыкланды», - диде Эдуард Ногманов. 2023 елга караганда бу 12 процентка, 2024 елга караганда, 4,5 процентка артык.

Табиблар чирнең һаман да күбрәк теркәлүен ачыклау дәрәҗәсе арту белән дә бәйли.

Читайте на сайте