Казан Россиядә социаль мохитне үстерү буенча лидер шәһәрләр арасына керде
Казан соңгы биш елда социаль мохит үсеше буенча сизелерлек алга киткән Россия шәһәрләре арасына керде. Бу хакта «ОнИн» компаниясе һәм «Платформа» аналитик тикшеренү мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россия халкының 34 проценты Казанны социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр сизелә торган шәһәрләрнең берсе дип атаган. Лидерлар рәтендә шулай ук Мәскәү бар, аны респондентларның 71 проценты билгеләп үткән, Санкт-Петербург өчен 42 процент, Краснодар өчен 40 процент тавыш биргән.
Конкрет үзгәрешләр турында сөйләгәндә, халык еш кына иҗтимагый киңлекләр үсешен билгеләп үткән – бу хакта сораштырылучыларның 52 проценты әйтеп узган. Респондентларның яртысы диярлек спорт инфраструктурасындагы үзгәрешләрне уңай бәяләгән (47 процент), ә 35 процент – мәдәни-агарту проектлары саны үсешенә игътибар иткән. Тикшеренүдә катнашучыларның яртысыннан артыгы – 57 процент – үз шәһәрләрендә уңай үзгәрешләрнең төп чыганагы булып муниципаль һәм төбәк хакимиятләре тора дип саный.
Аеруча кискен торган социаль проблемалар арасында респондентлар еш кына медицина ярдәме сыйфатын атаган – бу пунктны сораштыруда катнашучыларның 69 проценты билгеләп үткән. Шулай ук россиялеләрне хезмәт базарындагы вазгыять (58 процент) һәм шәһәр инфраструктурасының торышы (52 процент) борчый.
Бөтенроссия онлайн-сораштыру 2025 елның дүртенче кварталында үткәрелгән, ә мәгълүматларны аналитик эшкәртү 2026 елның гыйнварында тәмамланган. Тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1,4 мең россияле катнашкан. Сайлап алу торак пункт һәм федераль округлар тибындагы социаль-демографик характеристикаларны исәпкә алып формалаштырылган.