Депутатлар Алексеевск районында яңартыла торган мәдәният йортын һәм ЗАГС бинасын карады
РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов һәм парламентның түбән палатасы буенча аның коллегасы Айдар Метшин эш сәфәре белән Татарстанның Алексеевск районында булды. Бердәмроссиялеләр партиянең халык программасы объектларында - Коры Көрнәле авылындагы мәдәният йортында һәм район үзәгендәге ЗАГС бүлегендә булдылар, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Коры Көрнәле авылындагы мәдәният йорты 1965 елда төзелгән. Узган ел бинада капиталь ремонт эшләре башланган. Монда инде фасадны җылытканнар, хәзер исә керү зонасын, холлны, 100 кешегә исәпләнгән актлар залын һәм санитария узелларын яңарталар.
Республика бюджеты ремонт эшләренә 57 миллион сум акча бүлеп биргән. Бинада мәдәният йортыннан тыш, авыл китапханәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Бу төрле социаль сервисларны бер урында берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендә подряд оешмасы, «Союзтрансстрой» ҖЧҖ көче белән район ЗАГС бүлеге яңартылганм. Муниципалитет акчасына 18,7 миллион сумга холл, теркәү залы үзгәртелгән, санитария узеллары, белгеч, җитәкче кабинетлары, архив һәм коридор яңартылган. Монда 2026 елда беренче никахлашу тантанасы узды инде.
Моннан тыш, Олег Морозов һәм Айдар Метшин быелгы чакырылыш Алексеевск район Советының 5нче утырышында катнашты. Җирле депутатлар территориянең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм эшнең төп юнәлешләре турында фикер алышты.
Район мәдәният йорты каршында «Алексеевское» сәнәгать паркы резидентлары күргәзмәсе оештырылды. Биредә «Алексеевск керамикасы» предприятиесе һәм «Мостовик» ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итте.
Мәдәният йорты фойесында җирле товар җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, район мәктәпләре һәм Алексеевск аграр көллиятенең агросыйныфлары оештырган күргәзмәләре эшләде.
Шул ук көнне районның мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә эшләүче учреждениеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.