World News in Tatar

Антициклон Татарстанга кыска вакытлы салкыннар китерә

Бүген Татарстанда антициклон сәбәпле, температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Әмма иртән кайбер районнарда төнлә төшкән томан сакланырга мөмкин.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил була.

Төнлә -15..-20 градус (аязганда -23) булган салкыннан соң көндез Татарстан буенча -11...-16 градус салкын булачак.

Иртәгә, 7 февральдә, республикада кабат кар явачак. Яртыдан алып бер айлык нормага кадар явым-төшем көтелә.

Читайте на сайте