World News in Tatar

Биектау районында махсус операция ветераннарына диспансеризация уздырыла

Биектау район үзәк хастаханәсендә махсус хәрби операция ветераннарына чираттагы диспансеризация уздырылган.

Медицина тикшеренүе «Ватанны саклаучылар» фондының Биектаудагы филиалы белән берлектә оештырылган. Медицина тикшерүе врач-терапевтан башлана. Белгеч анкета тутырта, махсус хәрби операциядә катнашучыларның буй озынлыгын, авырлыгын, кан басымын үлчи, электрокардиограмма ясый. Аерым кабинетта ветераннардан, лабораториядә тикшерү өчен, кан алалар.

Беренчел кабул итүдән соң алар тар белгечләргә – отоларингологка, невролог, травматолог, хирург, теш табибы һәм психологка җибәрелә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен медицина оешмасында «яшел коридор» булдырылган, алар чиратсыз керә.

Ветераннарга елына бер тапкыр диспансеризация үткәрелә. Бүген аларның кайберләре тикшеренүне ахыргача уза алмаганлыктан, өстәмә көн билгеләнгән.

Читайте на сайте