Узган төндә Татарстан территориясендә ике пилотсыз очкыч юк ителгән
Узган төндә Татарстан территориясендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бүген ике тапкыр БПЛА куркынычы режимын игълан иттеләр. Беренче хәбәр 3:28 сәгатьтә, икенчесе 5:41 сәгатьтә чыкты.
8:07 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды.