World News in Tatar

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Коръән-хафизлары белән очрашты

Казанда Татарстан Коръән-хафизларының еллык җыелышы үтте. Әлеге чара күркәм гадәт буенча Рамазан ае алдыннан үткәрелә һәм хафизларны, дини белем бирү оешмаларында хезмәт куючы Коръән мөгаллимнәрен һәм Кәләм Шәрифне өйрәнү курсларын оештыручыларны берләштерә. Быел бу мөһим вакыйгага 60тан артык хафиз, шул исәптән Курра-хафизлар җыелды.

Җыелышта шәрәфле кунаклар чыгыш ясады: Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин; Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең турыдан-туры нәсел дәвамчысы, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Курра-хафиз Мәэмүн әр-Рави; Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов һ.б.

Әлеге җыелышның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм республика мәчетләрендә Рамазан аен мөмкин кадәр нәтиҗәле үткәрү, изге айда белем бирүгә юнәлдерелгән башлангычларны тормышка ашыру, төрле дини бәйгеләр үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышу. Моннан тыш, катнашучылар белем бирүнең сыйфатын күтәрү, Коръән укырга һәм ятларга өйрәтүнең заманча методикаларын уртага салып сөйләште.

Республика хафизлары белән очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм Татарстан мөфтиятенең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге төп казанышлары турында сөйләде, татар галимнәренең Коръән фәннәрен өйрәнүгә һәм Коръән бастыруга керткән зур өлешләре турында искә төшерде. Мөфти шулай ук Татарстан Диния нәзарәте, галимнәр, хафизлар һәм мөгаллимнәр алдында торган өстенлекле бурычларны да билгеләп үтте.

Хафизлар белән очрашу барышында Татарстан Республикасында хафизлар мәктәбен үстерүдә зур роль уйнаган КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре тәкъдим ителде: мисалга «Татар Хафизы» һәм Коръән укырга өйрәнү проектларын, максатчан фондлар булдыруны һ.б. китерергә мөмкин.

Җыелышта быел бишенче ел рәттән үткәрелүче Коръән укырга өйрәтү курсларына йомгак ясалды. Проектны гамәлгә ашыруда республиканың 13 мәчете катнашты, ә дәрескә йөрүчеләрнең гомуми саны 600дән артып китте. Әлеге проект халык арасында Коръән укырга өйрәнүне популярлаштыруга зур өлеш кертүен дәвам итә.

Бүгенге чарага килгән һәр хафиз иганәчеләрдән бүләкләр алды. Очрашу ахырында хафизлар арасында мөселман хәйриячеләреннән кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк гомрәгә юллама булды.

Читайте на сайте