Татарстанда эчә торган суны тикшерү мәсьәләсе буенча туры линия узачак
16 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә «Эчә торган суны СанПиН буенча тикшерү тәртибе» темасына телефон элемтәсе режимында туры линия узачак.
Гражданнарның сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Туры линия телефоны: 221-80-35.