World News in Tatar

Әюпов Миңнехановка Чаллыда хәрбиләргә яңа медицина корпусы төзүне сорап мөрәҗәгать итте

Чаллыда 2025 елның апрелендә «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе эшли башлады. Сигез ай дәвамында оешма махсус хәрби операция катнашучыларыннан һәм аларның гаиләләреннән 432 мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта хисап сессиясендә ассоциация рәисе, шәһәр советы депутаты, полковник Шамил Әюпов сөйләде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Оешманың төп бурычы – хәрбиләрне сәламәтләндерү. Әюповның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләренә йөкләнеш арта бара. 2025 елда сугыш ветераннары өчен госпитальгә 3 меңнән артык махсус операция катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән. Бу 2024 елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Фаразланганча, махсус операция тәмамланганнан соң медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ гражданнар саны 74 мең кешедән артыграк булырга мөмкин.

Шул уңайдан Әюпов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа медицина корпусы төзүне сорап мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә сыйфатлы ярдәм күрсәтүне оештыру өчен госпиталь яңа заманча корпуска мохтаҗ. Анда тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар һәм поликлиника булуы кирәк», – диде ул.

Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

Читайте на сайте