World News in Tatar

Татарстанда май чабу бәйрәме буенча юл күрсәткеч әзерләнде

Февральнең икенче яртысында Татарстанда узачак май чабу бәйрәме буенча юл күрсәткеч булдырылды. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без барлык төп зур вакыйгаларны әлеге юл күрсәткечтә берләштерергә тырыштык. Һәр турист май чабу вакыйгаларында катнашып кына калмыйча, кайсы районга килгән булса, шундагы истәлекле урыннар белән дә таныша алачак», – дип билгеләп үтте ул.

Юл күрсәткеч Visit-Tatarstan порталында урнаштырылган, шулай ук ТР Туризм буенча дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә дә мәгълүмат табарга була.

Читайте на сайте