World News in Tatar

Узган елда Татарстанның хезмәт отрядларында 6 меңнән артык кеше эшче һөнәрләргә өйрәнгән

Узган 2025 елда Республика студент отрядлары штабында 15 меңнән артык студент төрле эшләргә җәлеп ителгән. Барлыгы 297 отряд составында алар 51 хезмәт бригадасына берләшкән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде.

«2025 елда 6 меңнән артык кеше 43 уку йорты базасында 94 һөнәр үзләштерде. 62 проценты Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы объектларында эшләү өчен әзерләнде», - диде министр.

Ул бүген – 17нче февраль - Россия студент отрядлары көне булуын искәртте һәм тарихка тукталды. 1959 елда Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының 339 студенты җәйге каникул чорында Казахстанның чирәм җирләренә киткән.

Татарстан студентлары бу хәрәкәткә 1963 елның 6нчы июлендә кушылган - 200 студент Казахстанга барган. ТАССРның беренече төзүче отрядлары «Оргсинтез», «Теплоконтроль», Зәй гидроэлектростанциясе, КАМАЗ, «Түбән Кама нефтехим» оешмасы төзелешендә катнашкан. Авыл хуҗалыгы отрядлары Молдавия, Әстерхан өлкәсендә эшләгән.

«Бу хәрәкәт ил икътисады, яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмиятле. Тормыш өчен кирәкле күнекмәләргә, лидерлык сыйфатларына өйрәтә», - диде Азат Кадыйров.

Читайте на сайте