World News in Tatar

Яңа Чишмә районы Татарстан рейтингында 11 нче урынны алды

Яңа Чишмә муниципаль районы Советының хисап утырышында 2025 елга йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Төп доклад белән район башлыгы Егор Тарнавский чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан делегация район мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәне карады, аннан соң катнашучыларга территориянең социаль-икътисади үсеше турында документаль фильм күрсәттеләр. Аннары Егор Тарнавский район эше турында җентекле хисап бирде.

Республика муниципалитетларының гомуми социаль-икътисади үсеше рейтингында Яңа Чишмә районы 11 нче урында тора. 2025 елда тулай территориаль продукт күләме 37 млрд сумга җитте, бу 2024 ел дәрәҗәсенә карата 105 процент тәшкил итә. Икътисадның төп секторы булып нефть тармагы кала, анда меңнән артык кеше эшли. Бер ел эчендә нефть компанияләре 1,4 млн тонна нефть чыгарган.

Читайте на сайте