Гөлназ Җиһангирова: Анталиядә оешкан татар балалар ансамбле Сабан туенда чыгыш ясаячак
Төркиянең Анталия шәһәрендә «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме каршында оешкан балалар вокаль ансамбле 24 майда Сабан туенда катнашырга ниятли.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова сөйләде.
«Хәзерге вакытта ансамбльгә сигез бала йөри. Репертуар сайладык, үзебез катнашырга уйлаган конкурсларны билгеләп куйдык. Балаларның татарча җырлыйсылары килә. Алар әле татарча сөйләшергә дә тырыша. Дөрес, татарча начар белүчеләре дә бар. Дәрес азагына берничә татарча сүзне өйрәнеп тә куялар. Минем максат – балаларга ана телен өйрәтү, белгәнне оныттырмау, сәнгатебезне таныту. Бу эшчәнлегем миңа илһам, көч бирә», – диде Гөлназ Җиһангирова.
Киләчәктә балалар һәм яшүсмерләр өчен рәсем, өстәл уеннары, шахмат дәресләре дә оештырырга җыеналар. Шулай ук, Гөлназ Җиһангирова сүзләренчә, төрки халыклар ансамблен булдыруга да ихтыяҗ бар.