World News in Tatar

Казанда Әмирхан Еникинең туган көне уңаеннан истәлек тактасына чәчәкләр салдылар

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм укытучылары күренекле язучы Әмирхан Еникине искә алды. Алар әдип соңгы елларда гомер иткән Чехов урамындагы 53нче йорт фасадында урнаштырылган мемориаль тактага чәчәкләр салды.

Чараны КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина оештырды. Очрашуда язучының оныкчыгы Искәндәр Тюменев та катнашты.

Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, әдипнең туган көнендә истәлек тактасына чәчәкләр салу университетның күркәм традициясенә әверелгән. Шул ук вакытта, ул быел яңа башлангычларга нигез салынуын да әйтте. «Быел беренче тапкыр шәһәркүләм «Әмирхан Еники укулары» дигән конференция оештырдык. Ул «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбендә 13 март көнне узачак», – диде Гөлфия Гайнуллина.

Фото: Индира Габдуллина

Язучының оныкчыгы Искәндәр Тюменев, үз чиратында, гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде һәм бабасының исеме халык хәтерендә яшәвен билгеләп үтте. Ул Әмирхан Еникинең татар мәдәниятендәге зур урынын һәркем яхшы аңлавын искәртте.

Гөлфия Гайнуллина классик исемен мәңгеләштерү буенча башкарыла торган башка проектлар турында да сөйләде.

«Тиздән Әмирхан Еники скверында аның иҗатына багышланган «Матурлык» дип аталган һәйкәл урнаштырылачак. Шулай ук «Адымнар» мәктәбендә урнашачак музей концепциясе эшләнә. Моннан тыш, урта мәктәп укытучылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен Әмирхан Еникинең сайты булдырылды. Сайт алга таба да гел тулыландырылып торачак», - ди ул.

  • Әмирхан Еники – 1909 елның 2 мартында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. Быел аның тууына – 117 ел. Ул - XX йөзнең икенче яртысында рәсми рәвештә «морзалар нәселеннән» дип танылган бердәнбер язучы. Аның нәселе бер юнәлеше белән язучы Александр Куприн нәселенә дә барып тоташа.
  • Әмирхан Еники - татар прозаигы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты; «Рәшә» (1962), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) кебек танылган әсәрләр авторы. Ул совет чоры әдәбиятына «кеше күңеле кичерешләрен», психологизм алымын кайтара.
  • Соңгы елларда Әмирхан Еники әсәрләре буенча Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев, Әлмәт театрларында спектакльләр куела. Шулай ук 2001 елда Әхтәм Зариповның «Хәтәр һәм хәтер», 2024 елда Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәровның «823нче километр» дип аталган фильмнары чыкты. «823нче километр» фильмының нигезендә Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» әсәрләре ята.

Читайте на сайте