World News in Tatar

Чистай районыннан Лисичанскига 8 тоннадан артык гуманитар ярдәм китерделәр

Чистай районы Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига сигез тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. Йөк предприятиеләр, эшмәкәрләр бергәлеге һәм район халкы ярдәме белән формалаштырылды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата барган колоннаны ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды.

Йөк составында 1,5 тонна көнбагыш мае, 2 тоннадан артык бәрәңге һәм кишер, 3 тоннадан артык бакалея товарлары һәм ит консервлары, шулай ук кием-салым кергән. Моннан тыш, Лисичанскига автоцистерналар өчен йөк шиннары комплектлары китерделәр.

Фото: © ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Бу юлы ярдәм, беренче чиратта, вакытлыча урнаштыру пункты өчен каралган. Без анда яшәүчеләр өчен азык-төлек һәм кием-салымның зур партиясен алып килдек. Сәфәр барышында Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очраштык – аңа мотоцикл һәм дизель җылыткычлары тапшырдык. Шулай ук хәрбиләргә булышуны дәвам итәбез: радиоэлектрон көрәш чаралары, дизель җылыткычлары, мототехника һәм гаиләләрдән адреслы посылкалар тапшыру планлаштырылган», – дип сөйләде Дмитрий Иванов.

Район башлыгы «Чистай» Холдинг компаниясенең ярдәм җыюга һәм мохтаҗларга оператив ярдәм күрсәтүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте.

Читайте на сайте