Дәүләт хезмәтләре порталында БДИ тапшыру буенча сервис барлыкка киләчәк
Киләчәктә Дәүләт хезмәтләре порталында бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны сынап карау, имтихан тапшыруга гариза бирү, үз балларыңны карау һәм хәтта апелляция бирү мөмкинлеге булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.
Президент Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән бергә әлеге яңалыклар өстендә эш алып барыла.
Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, быел бердәм дәүләт имтиханын 750 мең кеше тапшырачак, ә төп чор 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак.
«Тарихны, профильле математиканы һәм табигый-фәнни предметларны өйрәнүгә кызыксыну арта, - дип өстәде Сергей Кравцов, мәктәп укучылары тапшырачак фәннәр турында сөйләгәндә. - Быел профильле математика һәм табигый-фәнни предметларны сайлаган балалар өлеше рекордлы 36,5 процент тәшкил итте – узган ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк. Физиканы узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк сайлаганнар. Информатиканы – 6 процентка. Биологияне - 8 процентка, химияне - 11 процентка».