World News in Tatar

Алтай крае «Дулкын» иҗтимагый оешмасы әдәби программа үткәрде

Алтай крае «Дулкын» Татар мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы әдәби программа үткәрде. Чара язучы һәм публицист Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга һәм шагыйрь Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Очрашуда авторлар әсәрләреннән өзекләр һәм аерым шигырьләр яңгырады. Музыкаль номерларны «Дуслар» ансамбле тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада мәртәбәле кунаклар сыйфатында Барнаул шәһәре Думасының социаль мәсьәләләр һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Светлана Бочкова, 31 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Виталина Старцева һәм Барнаул шәһәре хакимиятенең Иҗтимагый элемтәләр һәм куркынычсызлык комитеты рәисе урынбасары иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе катнашты.

Алар кызыклы чара һәм Үзәкнең иҗтимагый эше өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук бу көнне оешманың дистә ярым активисты милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Алтай крае Хөкүмәте, Алтай крае губернаторы, Барнаул шәһәре администрациясе һәм Барнаул шәһәр Думасы бүләкләре белән билгеләп үтелде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте