World News in Tatar

Татарстанда MAX мессенджерын 1,5 млн кеше куллана

2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Илья Начвин хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, сентябрьдән Татарстанда мессенджер кулланучылар саны ун тапкырга арткан – ул вакытта 150 мең кеше булган.

Республикада цифрлы МФЦдан даими рәвештә 62 меңнән артык кеше файдалана. MAX аша кабул итүгә 20 меңнән артык кеше язылды.

Читайте на сайте