Дубай татарлары милләттәшләр өчен ифтар мәҗлесе оештыра
11 мартта Дубайда татарлар өчен ифтар мәҗлесе була. Чара Гарәп илләре татарлары альянсы ярдәме белән оештырыла. Бу хакта «Дубай татарлары» татар берләшмәсе телеграм-каналы хәбәр итте.
Чарада 14 яшьтән өлкәнрәк ураза тотучылар катнаша ала. Изге Рамазан аенда барлык татарларны уртак табын артында җыелышырга, Аллаһыбызның мул сый-нигъмәтләре белән авыз ачарга һәм күмәк намаз укырга, бердәмлек рухын тоярга һәм иманны ныгытырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.