Яңа Чишмә районында хәрбиләрнең әниләренә һәм хатыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм апалары белән очрашты.
Очрашу җылы атмосферада узды. Хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы ассызыклаганча, алар игътибарсыз һәм ярдәмсез калырга тиеш түгел.
«Әгәр ниндидер ярдәм кирәк булса, без сезгә һәрвакыт янәшә», - диде Тарнавский.
Район җитәкчесе гаиләләрнең бүген нинди кыенлыклар белән очрашуы һәм аларга нинди ярдәм кирәклеге турында кызыксынды. Әмма әңгәмәнең төп темалары һәлак булганнарның истәлеге һәм сугышчыларның шәхси тарихлары булды.
Хатын – кызлар үзләренең якыннары турында – аларның характерлары, гадәтләре һәм хыяллары турында сөйләде.
Очрашу вакытында район башлыгы үзенең гаиләсе турында да сөйләде, әтисенең хәрби булуын, шуңа күрә хәрби бурыч төшенчәләре якын булуын билгеләп үтте.
Шулай ук хәрбиләрнең туганнарына сугышчыларга үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Денис Шарыпин бүләкләнгән «Батырлык өчен» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләрен аның хатыны Гөлиягә тапшырдылар. Сергей Стариковка бирелгән «Батырлык өчен» медале аның әнисе Валентина Михайловнага тапшырылды.