World News in Tatar

Чиләбе татар конгрессы «Җәлилгә хат» әдәби конкурсын игълан итте

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлилгә хат» әдәби конкурсын игълан итте. Бәйгедә иң яхшы эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик хикәя, очерк, шигырь һәм рәсем авторлары билгеләнәчәк. Бу хакта конгресс сайтында хәбәр ителә.

Конкурс өч этапта уза:

  • 1 этап – иҗади тур, 22 мартка кадәр;
  • 2 этап - сайлап алу туры, 23 марттан 13 апрельгә кадәр;
  • 3 этап – йомгаклау туры, конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү һәм бүләкләү, апрель уртасыннан май азагына кадәр.

Бәйгенең максатлары: шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең батырлыгы турындагы истәлекне саклау, аның иҗади мирасына карата кызыксынуны арттыру, совет солдатларының батырлыгы һәм Россия сугышчыларының кыюлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү, рухи һәм эстетик кыйммәтләр формалаштыру.

Конкурсның төп номинацияләре:

  • «Җәлилгә хат: патриотик проза һәм поэзия» – рус телендә хикәя, шигырь, эссе, очерк, новелла, җыр тексты;
  • «Җәлилгә хат: патриотик проза һәм поэзия» – татар телендә хикәя, шигырь, эссе, очерк, новелла, җыр тексты;
  • «Җәлилгә хат: патриотик проза һәм поэзия» – Россия халыклары телләрендә хикәя, шигырь, эссе, очерк, новелла, җыр тексты;
  • «Җәлилгә хат: патриотик рәсем».

Бәйгедә шулай ук югары уку йортларында журналистика факультетында белем алучы студентлар өчен махсус номинация булдырылган.

Конкурс финалыннан соң җиңүчеләрнең һәм призерларның эшләрен үз эченә алган җыентык-буклет чыгарылачак. Патриотик рәсем номинациясендә җиңүчеләрнең һәм призерларның эшләре Чиләбе шәһәрендә оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителер дип көтелә. Җиңүчеләрнең әсәрләре Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының айлык рәсми басмасында – «Хәзинә» өлкә газетасында басылып чыгачак.

Конкурс эшләрен тапшыру һәм гариза җибәрү тәртибе бәйгенең нигезләмәсендә аңлатылган.

Читайте на сайте